Барлык яңалыклар
Новости
10 июль , 15:16

Закировлар югары бүләккә лаек

Иске Уразай авылыннан  Заһидә һәм Марат Закировлар  „Мәхәббәт һәм тугрылык өчен”  медаленә  лаек булдылар

Закировлар югары бүләккә лаек
Закировлар югары бүләккә лаек

  Югары бүләкне - „Мәхәббәт һәм тугрылык өчен”  медален Закировларга район Хакимияте башлыгы Илгиз  Субушев  тапшырды.

  Бар гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Закировлар  районда күптәннән  хөрмәт яулаган гаиләләрнең берсе.

Марат Рәхим улы 1955нче елда Иске Уразай авылында дөньяга килә. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Башкорт дәүләт педагогия институтында  белем ала.  Хезмәт юлын Иске Балтач урта мәктәбендә башлый.

Заһидә Барый кызы да Иске Уразай авылы кызы. Ул Төмән дәүләт университетының биология һәм химия факультетын тәмамлаган.  Хезмәт юлын Уфа шәһәрендә башлый.

 1984нче елда яшьләр гаилә коралар. Туйдан соң, Закировлар  Коми республикасының Инта шәһәренә яшәргә күчәләр.

1991нче елда Закировлар туган якларына кайтып төпләнәләр. Заһидә Барый кызы хаклы ялга туктаганчы башлангыч сыйныф укучыларына белем  бирә.  Русия Федерациясе  һәм Башкортстан Республикасының  Мәгариф министрлыкларының Мактау грамоталарына лаек ул.

 Алар —  хезмәт ветераннары. Марат Рәхим улы Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы  һәм БРның  Мәгариф отличнигы.  Хаклы ялда булса да укучыларга белем бирүен дәвам итә.

Закировлар ике балага гомер бүләк итеп, аларга югары белем биреп олы тормыш юлына озаткан пар.  Эльза һәм Вадим Уфа дәүләт нефть техник университетын кызыл дипломнарга тәмамлаганнар. Бүген Закировлар  3 оныкларының уңышларыны сөенеп яши.

 Югара бүләккә ия булулары уңаеннан котлыйбыз. Ары таба да тату, үрнәкле булып гомер кичерегез. Җан тынычлыгы, сәламәтлек, балалардан бары тик яхшы хәбәрләр көтсен сезне.

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас: