Уфа шәһәре оешуга 450 ел тулу уңаеннан „Урал” этноүзәгендә яшь рәссамнарның күргәзмәсе оештырылды. Никита Шакиров шушы күргәзмәдә җиңүче буларак чыгыш ясады. Аңа I дәрәҗә Диплом тапшырылды. Котлыйбыз.
Бәйге шартлары буенча, алар Уфа шәһәренең иң матур урыннарын ак кәгазь битенә төшерергә тиеш иде.
Шушы күргәзмәгә Ксения Шакированың 4 укучысы да чакырылган иде. Элина Сафина, Алсу Әхмәтова, Алмир Габдуллин, Гөлшан Әхәтовалар да рәсемнәрен юллаган булган.