Барлык яңалыклар
Новости
10 июль , 15:40

Мал азыгының сыйфаты — терлекләрнең саулыгы ул

Бүген, 10 июль көнне, Балтач районының чикләнгән җаваплылыктагы “Луч” җәмгыяте базасында терлек азыгы хәзерләү мәсьәләләре буенча район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев катнашлыгында район семинары үтте.

Мал азыгының сыйфаты — терлекләрнең саулыгы ул
Мал азыгының сыйфаты — терлекләрнең саулыгы ул

Җәмгыятьнең Ташлы-Елга бригадасының 60 гектарлы люцерна басуында үтте семинар. Җәмгыять директоры Марат Габидуллин китергән мәгълүматлар буенча, бу басуда өлгергән 10 гектар күпьеллык үлән орлыкка суктырып алыначак. Җәмгыятьтә асралган 900 баш терлекне уңышлы кышлату өчен 7 мең тонна сенаж кирәк. Аның яртысы тупланган инде. Унбиш берәмлек техника катнашлыгында печән хәзерләнә, сенаж салына.

—Сенаж салуда “Дон” комбайны ваклаган сусыл яшел массаны дүрт техника ташый. Ямда (траншеяда) ДТ һәм Т-150 тракторлары тупланган массаны тыгызлап тора. Печәнчеләр бригадасы да сынатмый. Тезмәләргә салынган печәнне бер агрегат тырмата, ике агрегат пресслый, бер техника төяп тора, өч ЗИЛ автомашинасы рулоннарны ташый. Ангар тибындагы складта трактор  аларны өеп, урнаштырып тора, — ди Марат Габделмалик улы.

Якын көннәрдә җәмгыять эшчәннәренә печән хәзерләп бирергә исәп тоталар.

Авыл эшчәннәренә көнгә ике тапкыр кайнар аш әзерләү оештырылган.

Районның авыл хуҗалыгы, кулланучылар базары, муниципаль контроль һәм әйләнә-тирә мохитне саклау бүлеге  начальнигы Вадим Галиәкбәров чыгыш ясап, районда һәр шартлы терлеккә 12 центнер азык берәмлеге хәзерләнүе, бу планлаштырылганның 42 процентына тиң булуы турында сөйләде.

—Көз, кыш айларының ничек киләчәген белмибез, шуңа күрә терлек азыгын сыйфатлы итеп хәзерләүгә игътибар бүләргә кирәк, — диде.

Вадим Рәлиф улы сөйләгәннәрне районның баш зоотехнигы Дамир Закиров тиулыландырды. Ветерниария станциясе начальнигы Тимергали Рамазанов терлекләрдән сыйфатлы продукция алу, җитештерү өчен концентратлар куллануның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуы турында аңлатты.

 “Башкортстан фәнни-җитештерү ветеринария лабораториясе” дәүләт-бюджет учреждениесе Яңавыл филиалы директоры Зинаида Байрамгулова үзе хезмәт салган лабораториянең мөмкинлекләре, бүгенге көндә мал азыгының сыйфатын унике күрсәткеч буенча билгеләүләре турында сөйләде.  

Дәүләт-техник күзәтчелеге өлкән дәүләт инженер – инспекторы Айрат Галләмов районда терлек азыгы хәзерләүдә катнашкан техниканың техник тикшерү үтүе, 29 берәмлек комбайнның урып-җыю эшләрендә катнашачагы турында аңлатты. Җаваплы эш барышында техника хәвефсезлеге, инструктажлар үткәрү мәсьәләләренә тукталды.

Район Хакимиятенең Административ комиссия секретаре Гөлшат Дәүләтова авылларда ирекле көтүләнгән, чәчүлекләргә зыян китергән терлекләрнең хуҗаларына каралган административ штрафларның сизелерлек артуы, киләчәктә бу уңайдан катгый чаралар күреләчәге турында аңлатты.

Семинарның икенче өлешендә “Луч” җәмгыятенең техник мөмкинлекләре, терлек азыгы хәзерләүгә әзерләнгән һәм эшкә кушылган техника паркы белән танышу оештырылды.

Семинарга Илгиз Әхвәс улы йомгак ясады. Ике атна эчендә терлек азыгы хәзерләүне төгәлләп, бар көчне урып-җыю эшенә  тупларга чакырды.

Газим Талипов фотолары

Мал азыгының сыйфаты — терлекләрнең саулыгы ул
Мал азыгының сыйфаты — терлекләрнең саулыгы ул
Мал азыгының сыйфаты — терлекләрнең саулыгы ул
Мал азыгының сыйфаты — терлекләрнең саулыгы ул
Мал азыгының сыйфаты — терлекләрнең саулыгы ул
Мал азыгының сыйфаты — терлекләрнең саулыгы ул
Мал азыгының сыйфаты — терлекләрнең саулыгы ул
Мал азыгының сыйфаты — терлекләрнең саулыгы ул
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: