Барлык яңалыклар
Новости
10 июль , 14:12

Караклар балтачлыны 600 мең сумга “утыртканнар”

Районда дистанцион караклык торган саен таралу ала...

Караклар балтачлыны 600 мең сумга “утыртканнар”
Караклар балтачлыны 600 мең сумга “утыртканнар”

Бүген, 10 июль көнне, Балтач районының чикләнгән җаваплылыктагы “Луч” җәмгыяте базасында терлек азыгы хәзерләү мәсьәләләре буенча район семинары үтте. Семинарда район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Динар Низамов, аның урынбасары Илшат Хәмәтяров катнашты.

Полиция хезмәткәрләре районда соңгы вакытта киң таралу алган караклык проблемасына тукталдылар. Ул инде район күләмендә генә түгел, республика, ил күләмендә күтәрелә.

—Башкортсанда соңгы тәүлекләрдә халык каракларга 20 миллимон сумга якын акча күчергән. Соңгы тәүлектә   өлкән яшьтәге балтачлы 600 мең сум акчасыннан колак каккан. Бу проблема ил күләмендә дә кискен тора. Телефон, интернет мәйданчыгында халыкны төрле алымнар белән бутап үз счетларына акча күчертәләр. Узган елда республикада көн саен халыктан караклар 7 миллион сум, барлыгы 3 миллиард 200 миллион сум акча урлаганнар. Караклар урлашуның төрле схемаларын кулланалар. Уяу булыгыз, андый алдауларга бирешмәгез, бу хакта якыннарыгызны да кисәтегез, — диде Динар Мәдехәт улы.

Кызганычка каршы, дистанцион мошенниклыкны кисәтү буенча профилактик чаралар үткәрелүгә карамастан, район халкы барыбер уяулыгын югалта һәм мошенникларның хәйләләренә бирешә  «банк хезмәткәре», «көч ведомстволары хезмәткәре», «туганың бәлагә эләккән»темасына мошенниклык актуаль булып кала. Район территориясендә биржада, ставкаларда, карталардан төрле сервислар аша күчерүләр буенча ерактан «эш хакы» буенча алдаулар киң таралган. Явыз ниятле кеше, зыян күрүченең уяулыгын псевдовыигрыш белән алдатып, акчаны чыгару өчен аңа исәпкә алынган банк картасы счетын тулыландыруны сорый, шуннан соң элемтәгә чыгуны туктата, корбанын «кара исемлеккә» кертә. Моннан тыш, интернет челтәрендә төрле сайтлар һәм мошенник Интернет-кибетләрнең дубликатларын кулланып «сату-сатып алу» мошенниклыклары таралуын дәвам итә. Мошенниклар корбаны булудан саклану өчен, акчаны һәм кыйммәтләрне сакларга ярдәм итәчәк гади киңәшләрне үтәргә кирәк:

- беркайчан да, бернинди сылтау белән дә смска җавап бирергә һәм бигрәк тә шикле телефон номерына шалтыратырга ярамый!

- шалтыратучы сораган бернинди чаралар күрмәгез!

 - шәхсимәгълүматларыгызнычит кешеләргәтапшырмагыз! Явыз ниятле кешеләргә банк картасының номерын, смс аша абонент номерына килгән активлаштыру кодларын әйтмәгез! Мондый схема буенча мошенникларэшли!

- товарнынинди дә булса сайттанзаказбиргәнче, аны Интернет челтәре аша тикшерергәкирәк!

- «биржа» дан акча эшләп булмый, Россия Банкы лицензиясе булган барлык финанс оешмаларытурында аның рәсми сайтында белергә мөмкин!Шулай ук шалтыратучының яки сатучы-сатып алучының телефон номерын Интернет челтәрендә тикшерергә мобиль телефонда урнаштырылган «Гет контакт» кушымтасы мөмкинлек бирәчәк.Әлегепрограмма«СПАМ» (мошенник) шалтыратуны билгеләргә яки абонент телефон номерының тег-исемнәрен күрсәтергә мөмкинлек бирә, бу мошенникны «танырга» һәм үз акчаларын сакларга мөмкинлек бирәчәк.

Мошенник сезгә карата урнаштырылган элемтә барышында психологик һөҗүм ясый, аның хәйләләренә хәтта дистанцион мошенниклар турында хәбәрдар кешеләр дә бирешә. Тынычлык, уяулык күрсәтегез, билгесез шалтыратуларга җавап бирмәгез, яки телефоннан сөйләшүне өзегез.

                                            

Караклар балтачлыны 600 мең сумга “утыртканнар”
Караклар балтачлыны 600 мең сумга “утыртканнар”
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: