Кайбер хуҗабикәләр җир җиләге кайнатмасы һәм компоты ясаганда, җиләкнең сабагын һәм чәчәк төбен (прицветник) чистартып тормый һәм дөрес эшли. Чөнки җиләге кебек үк, аның үләне дә файдалы матдәләргә бай.Беренче чиратта – фолий кислотасы. Аның файдасы турында күп язалар. Шулай ук җиләк күзәнәк мембранасын яхшырту, тире күзәнәкләрен яңарту үзлегенә ия.
Җиләк яфрагы, сабагы һәм чәчәк төбе составына микробларга каршы көрәшүче матдәләр, фитонцид, С витамины һәм флавоноидлар керә. Шулай ук анда шикәр, органик кислота, клетчатка, пектин, дубил һәм минераль матдәләр, В төркеме витаминнары, каротин бар.
Җиләкнең дәвалау үзлекләре:
- ашкайнатуны яхшырта,
- эчәсе килүне баса,
- аппетитны арттыра,
- ялкынсыну процессларына каршы тора, ашказаны җәрәхәте ачылуны тоткарлый,
- дизентерия, гастрит, азканлылык вакытында кулланыла,
- мультивитаминлы комплекс булып тора,
- организмны гомум ныгыта, 
- бөер һәм бәвел куыгы авыруларын кисәтә, төнлә “балык тоту”дан саклый. 
- астмадан булыша,
- бәвел кудыра,
- организмда тоз алмашын көйли,
- ашказаны-эчәк тракты авыруларын көйли,
- йокыга китәргә ярдәм итә, йокыны тәмле итә,
- тонусны күтәрә,
- кан составын яхшырта,
- организмны ныгыта,
- уйлау сәләтен арттыра.
Җимеш сабагы (чәчәк төбе):
- җиләктә һәм яфрагында нинди файдалы матдәләр бар, барысы да шунда тупланган,
- шикәр чиреннән интегүчеләрнең шикәрен көйли,
- анда шикәр юк дәрәҗәсендә,
- косметологиядә кулланыла: ул тирене яшәртә, чәчләрне ныгыта һәм үстерә.
Файдасы бихисап булса да, җир җиләге аллергия китереп чыгарырга мөмкин.
Фолий кислотасына бай булса да, җиләкне йөкле хатыннарга чамадан тыш ашарга ярамый.