Барлык яңалыклар
Новости
11 июнь , 16:02

Радий Хәбиров республика башлыгын сайлауларда катнашачак

Бүген, 11 июньдә, Радий Хәбиров төбәк башлыгын сайлауларында катнашу өчен Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясенә документлар тапшырды.

Радий Хәбиров Республика Башлыгын сайлауларда катнашачак
Радий Хәбиров Республика Башлыгын сайлауларда катнашачак

Сайлау комиссиясенә аны «Бердәм Россия» партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Насретдинов һәм кандидатның финанс мәсьәләләре буенча вәкаләтлесе Максим Ульчев озата килде. Аның документларын республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Азат Галимханов һәм аның ике урынбасары кабул итте. Сайлау комиссиясендә билгеләп үтелгәнчә, бу — Башкортстан Башлыгын сайлауга килгән беренче кандидат. “Минем өчен кешеләрнең миңа булышулары мөһим, чөнки без 5 ел нәкъ менә шул максат белән эшләдек, кешеләр безнең эштән канәгать булсын өчен. Бу һәрвакыт бик дулкынландыргыч һәм җаваплы. Якын арада без башка кандидатларның, башка сәяси партияләрнең гаризаларын көтәбез, яки, бәлки, кемдер үз-үзен тәкъдим итәр”, — диде Радий Хәбиров.

Радий Хәбиров «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчеләре сорауларына җавап бирде. Ул Максим Ульчевның оештыру эше, документлар белән бәйле процедура моментлары белән шөгыльләнүен өстәде. Аның сүзләренчә, хәзер сайлау штабы формалаша башлый.

 

Автор:
Читайте нас: