Барлык яңалыклар
Новости
11 июнь , 11:01

Путин Бразилия Президенты белән телефон аша сөйләшүләр алып барды

Россия Президенты Владимир Путин Бразилия коллегасы Луис Инасиу Лула да Силва белән телефон аша сөйләшүләр үткәрде.

Путин Бразилия Президенты белән телефон аша сөйләшүләр алып барды
Путин Бразилия Президенты белән телефон аша сөйләшүләр алып барды

Дәүләт башлыгы сөйләшүдә Швейцариядә Украина буенча булачак конференциягә бәйле Мәскәүнең принципиаль алымнарын бәян итте. Бразилия лидеры, үз чиратында, конфликтны тыныч юл белән җайга салу вариантларын эзләүгә өлеш кертү омтылышын билгеләде. Моннан тыш, яклар Россия һәм Бразилиянең төп юнәлешләр буенча стратегик партнерлыгын алга таба тирәнәйтүдә кызыксыну белдерделәр. "Аерым алганда, агымдагы елда Россиянең БРИКСта һәм Бразилиядә “егермелек төркеме” ндә рәислек итүен исәпкә алып, ике илнең тыгыз хезмәттәшлеген дәвам итәргә килешенде, — диелә хәбәрдә.

ИЗВЕСТИЯ

 Фото: ТАСС/РФ Президенты матбугат хезмәте/Гавриил Григоров

Автор:
Читайте нас: