Башгидрометүзәк синоптиклары фаразлавынча, республикада бүген, сишәмбе, 11 июньдә, көн явым-төшемсез узачак. Талгын җил юнәлешен үзгәртүчән, ләкин көндез көчәячәк. Төнлә термометр баганалары +10° дан +15° га кадәр күрсәтәчәк, көндез һава +26°, +31°га кадәр җылыначак. Россия көнендә, 12 июньдә, республикага чын эсселек киләчәк. Явым-төшем көтелми. Көньяктан җил уртача тизлектә исәчәк. Төнлә температура республика буенча уртача +14° дан +19° га кадәр тәшкил итәчәк, көнчыгышта салкынрак +8° дан +13°га кадәр. Көндез +28°, +33°фаразлана.
Эсседән сак булыгыз! Үзегезне саклагыз!