Иске Балтач. 11 июнь - "Балтач таннары". Бәрәңге коңгызына каршы көрәштә соңгы елларда биологик ысул киңрәк кулланылыш таба. Мәсәлән, подизус дигән бөҗәк корткычның йомыркалары белән туклана. Моның өчен аны, бакчага алып кайтып, үрчетергә кирәк. Энтомофагны үстерү һәм үрчетү белән гыйльми-тикшеренү лабораторияләре шөгыльләнә.
Бер квадрат метрда ике-өч подизус булганда, алар плантациядә личинкалар популяциясе санын шактый кыскарта ала. Ләкин энтомофаг бәрәңге коңгызын тулысынча юк итә дигән сүз түгел. Личинкалар барлыкка килгәч, бәрәңге плантациясен, барыбер, биологик һәм кимик препаратлар белән эшкәртергә туры киләчәк. Тик шунысы, химик препаратлар энтомофагларга да зыян китерергә мөмкин. Бу очракта подизусны тагын сатып алырга туры киләчәк.
Подизус кандалалар төрендге ерткыч бөҗәк. Төньяк Америкада киң таралган. Ул бездәге кыр кандаласына охшаган. Аны Россиягә, һәм Көнчыгыш Европага, бәрәңге коңгызына каршы биологик көрәш алып бару өчен, 1974 елда керткәннәр.