Барлык яңалыклар
Новости
15 Май , 08:23

Югалган 20 яшьлек кыз табылган...үле килеш...

Кыз белән нәрсә булганы әлегә билгеле түгел.

Югалган 20 яшьлек кыз табылган...үле килеш...
Югалган 20 яшьлек кыз табылган...үле килеш...

Владивостокта 20 яшьлек Уфа студенты Карина Кашапованы үле килеш табалар. Бу хакта "КП - Уфа" хәбәр итә. Кызның югалуы турында язган идек. 

Ул соңгы тапкыр ул туганнары белән 8 майда элемтәгә чыккан. Апрель ахырында Карина Владивостокка билетлар сатып ала. Кыз Ерак Көнчыгышка Новосибирск аша барырга ниятли. Үзенең булачак сәфәрен Карина сер итеп тота һәм соңга кадәр үз планнарын ачмый.

Икенче майда ул университетта авырып китүен әйтә, ә бишенче майда Владивостокка китә. Сигезенә кадәр ул туганнарыннан Уфада булмавын яшерә. Һәм нәкъ шул көнне ул элемтәгә керүдән туктый.

Карина югалганчы үзенең социаль челтәрләрдәге аккаунтларын һәм почтасын бетергән булган. Ния алай эшләгән - ансы билгесез. 

Кыз белән нәрсә булганы әлегә билгеле түгел.

Автор:
Читайте нас: