Барлык яңалыклар
Новости
15 Май , 20:50

Гаиләле булып яшәү- үзе зур бәхет

Бүген, 15 май  көнне, районның ЗАГС бүлегендә Халыкара Гаилә көне уңаеннан күркәм чара оештырылды.

Гаиләле булып яшәү- үзе зур бәхет
Гаиләле булып яшәү- үзе зур бәхет

Район мәдәният сарае, ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре көче белән  эчтәлекле очрашу узды.

 Илле ел бергә гомер кичергән парларга бу көнне хөрмәт күрсәтелде.   Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап 50 ел бергә мәхәббәт һәм аңлашу белән яшәгән парларга карап сокланабыз. Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар һәм оныклар рәхәтен парлап тату- олы бәхет.

 Иске Балтач авылыннан  Алия һәм Назыйф Дәүләтгәрәевлар,Көндәшледән Рәфидә һәм Рәшит Хамзиннар, Иске Уразай авылыннан Заһия һәм Назир Шәяхмәтовлар 50 ел  бергә яшәүче күркәм парлар буларак котлау сүзләренә лаек булдылар.

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев республика башлыгы Радий Хәбировның Котлау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды аларда.

 “Киләчәктә дә сау-сәламәт булып, балалар, оныклар ихтирамын тоеп, озак еллар парлы булып яшәргә насыйп итсен. Җан тынычлыгы, тән сихәте, бәхетле картык телибез сезгә”, - дип бүләкләр тапшырды.

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас: