Барлык яңалыклар
Новости
15 Май , 09:38

Балтачта янә янгын очрагы теркәлде...

Ялкын телләре агачтан төзелгән мунчага зур зыян китерде.

Балтачта янә янгын очрагы теркәлде...
Балтачта янә янгын очрагы теркәлде...

Узган тәүлектә Иске Балтач авылының “Көньяк” микрорайонында янә янгын теркәлде.

Янгын күзәтчелеге лдәүләт инспекторы Булат Хәсәнов сөйли:

—Ярты сәгать алдан хуҗалар мунча яккан булганнар. Мичнең төтен юлы төзек булмавы (дөресрәге, аның тузганлыгы) сәбәпле, бәхетсезлек очрагы баш калкыта. Янгын сүндерү расчетларының вакытында килеп җитүенә карамастан, мунчага зур зыян килде. Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен истә тотыгыз! Үзегезне, мөлкәтегезне саклагыз! Ялкын телләре кешене дә, материаль әтләрне дә аямый!

Булат Хәсәновка фотолар өчен рәхмәт    

 

Батачта янә янгын очрагы теркәлде...
Батачта янә янгын очрагы теркәлде...
Батачта янә янгын очрагы теркәлде...
Батачта янә янгын очрагы теркәлде...
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: