Түгәрәк өстәл артында үрнәкле гаиләләр үзләренең тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
„Романтик” яшүсмерләр клубы директоры Гөлчәчәк Сафетдинова һәм „Гаилә” үзәге директоры Эльмира Гарифуллиналар чараны бик җанлы итеп алып бардылар. Төрле уеннарда гаиләләр теләп катнаштылар. Дустанә, җылы мохиттә үтте ул. Бер-береңә терәк, кирәк булып яшәүдән дә зур бәхет юк бу дөньяда икәненә янә бер кат инандык.
Газим Талипов фотоларында очрашуның чагу мизгелләре.