Барлык яңалыклар
Новости
15 Май , 11:54

Балтачта Гаилә көнен зурлап билгелиләр

 “Гаилә”  үзәге һәм “Романтик” яшүсмерләр клубы озак еллар гаилә булып яшәгәннәрне, бераз тәҗрибә туплаганнарны һәм күптән түгел гаилә корган яшь парларны  түгәрәк өстәл артына  җыеп, “Бәхетле гаилә тормышының сере нидә ?”  дигән темага әңгәмә корды.

Балтачта  Гаилә көнен зурлап билгелиләр
Балтачта Гаилә көнен зурлап билгелиләр

 Бәхетле булуның сере нидә? Моның аерым рецепты юк. Кемдер бәхетне яраткан эшендә, икенчеләре сау-саләмәт булуда күрә. Ә бәхетле гаилә нинди булырга тиеш соң?  Ике гаиләдә, ике төрле тәрбия алган кеше ничек итеп бәхетле була ала?  Парлап бәхетле гомер кичерү өчен  ярату хисе белән бергә, бер-береңне хөрмәт итү, аңлау, юл кую кебек сыйфатлар үрелеп барырга тиеш. 

Түгәрәк өстәл  артында үрнәкле гаиләләр үзләренең  тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Иске Балтач авылында яшәүче Оркыя һәм Равил Аскаровлар 55 бергә гомер кичерәләр. Алар икесе  дә ишле гаиләдән. Тотрыклылык алар өчен мөһим  төшенчә.  Эштә дә бер урында хезмәт итү, гаиләне саклау — алар өчен иң мөһиме. Биш балага гомер бүләк иткән алар, 14 оныклары бар. „Үзебез өчен яшәп калыйк,  дип яшәү дөрес түгел. Балалар, оныклар белән генә тормыш ямьле. Мин тормыш иптәшем Оркыяга бәхетле тормыш, балалар бүләк иткән өчен чиксез рәхмәтлемен”,—ди  гаилә башлыгы.

 Җәмгыя һәм Рәлиф Хәмәтовлар  да авылның өлгеле гаиләләренең берсе. Өч балалары һәм җиде оныкларының уңышларына сөенеп,  булганына шөкер итеп яши алар. Акушерка булып эшләгән  Җәмгыя апа күпме балага дөньяга бүләк иткән кеше буларак хөрмәт яулаган ул. Бүген ул дин юлында.  Башкаларга да дини белем бирә. Балалар үстергәндә  зур ярдәм күрсәткән кайнәсенә чиксез рәхмәтләрен җиткерде ул.

 Зилә һәм Максим Ахтариевлар Тучыбай  авылында укытучылар булып эшләгәндә гаилә коралар. Өч бала үстерәләр алар. „Укучыларыма олыгайган көнегездә зур әти булырга насыйп итсен дип әйтә идем. Тормышыгыз заяга узмасын дисәгез гаилә корыгыз, балалар үстерегез дип кабатлый идем”, — ди Максим Павлович.

  Лилия һәм Дамир Хәмәтовлар 36 ел бергә гомер кичерәләр. Дүрт балага гомер бүләк иткән әти һәм әни, 6 оныкларының яраткан зур әтисе һәм зур әнисе алар.  Утыз биш ел дәвамында алар  Дамир Мәүлетхан улының әнисе белән бергә тату гомер кичерәләр. „Әни дүрт балабызны да үстереште. Декрет ялында да озак утырмадым.  Эшеңә чык, нишләп икәүләп өйдә ятабыз, дияр иде. Дүрт баламны да  тәрияләгәне өчен рәхмәттән башка сүзем юк, —дип кайнәсен  хөрмәт белән искә алды Лилия Рәфил кызы.  

  Яшь гаиләләр Чулпан һәм Дамир Шәйнуровлар,  Алсу һәм Альмир Хәйдәршиннар өлкән буын кешеләреннән үрнәк алып яшәүләрен, дөрес юлга бастыруда аларның роле зур булуын әйттеләр.  Чулпан Марат кызы үзенең чыгышында иптәше — Дамир Фирдәвес улының алтын  куллы булуын әйтсә, район үзәгендә күптән түгел үз эшен  ачкан Алсу һәм Альмир Хәйдәршиннар уйлары, тормышка карашлары бер булуын, бер максатта янып яшәүләрен ассызыкладылар.

 „Романтик” яшүсмерләр клубы директоры Гөлчәчәк Сафетдинова һәм  „Гаилә” үзәге директоры Эльмира Гарифуллиналар чараны бик җанлы итеп алып бардылар. Төрле уеннарда гаиләләр теләп катнаштылар. Дустанә, җылы мохиттә үтте ул. Бер-береңә терәк, кирәк булып яшәүдән дә  зур бәхет юк  бу дөньяда икәненә янә бер кат инандык.  

 Рифина НИГАМӘЕВА.

Газим ТАЛИПОВ фотолары.

Балтачта  Гаилә көнен зурлап билгелиләр
Балтачта  Гаилә көнен зурлап билгелиләр
Балтачта  Гаилә көнен зурлап билгелиләр
Балтачта  Гаилә көнен зурлап билгелиләр
Балтачта  Гаилә көнен зурлап билгелиләр
Балтачта  Гаилә көнен зурлап билгелиләр
Балтачта  Гаилә көнен зурлап билгелиләр
Балтачта  Гаилә көнен зурлап билгелиләр
Балтачта  Гаилә көнен зурлап билгелиләр
Балтачта  Гаилә көнен зурлап билгелиләр
Балтачта  Гаилә көнен зурлап билгелиләр
Балтачта Гаилә көнен зурлап билгелиләр
Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас: