Барлык яңалыклар
Новости
15 Май , 21:08

Алим – Гаилә көненең иң кадерле һәм иң кечкенә кунагы

Гаилә көненә багышланган күркәм чарада Иске Балтачтан Рита һәм Салават Әхмәтовлар  гаиләсе дә хөрмәтле кунаклар арасына чакырылуы очраклы түгел. Икенче май көнне аларның  уллары якты дөньяга килде

Алим – Гаилә көненең иң кадерле һәм иң кечкенә  кунагы
Алим – Гаилә көненең иң кадерле һәм иң кечкенә кунагы

Гаилә көненә багышланган күркәм чарада Иске Балтачтан Рита һәм Салават Әхмәтовлар  гаиләсе дә хөрмәтле кунаклар арасына чакырылуы очраклы түгел. Икенче май көнне аларның  уллары якты дөньяга килде. Аңа Алим дип исем куштылар. Беренче сабыйларының исеме Айлин.  Яшь ярымлык Айлин энекәшле дә булды. Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев аларның уллары  якты дөньяга килүе уңаеннан котлады. Туу турында таныклык һәм истәлекле бүләк  тапшырды.  

Бүгенге көндә  Әхмәтовлар ятим калган 2 энекәшен һәм бер сеңелләренә гаилә җылысы бирә. Биш баланы үз канатлары астына алган алар.

Бәбиләр таза-исән үссеннәр, бары тик яхшы хәбәрләре белән әти-әниләрен сөендерсеннәр дип телисе килә.

Алим – Гаилә көненең иң кадерле һәм иң кечкенә  кунагы
Алим – Гаилә көненең иң кадерле һәм иң кечкенә кунагы
Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас: