Синоптиклар киләсе озын ял көннәрендә һава торышы турында сөйләделәр. Башгидромет мәгълүматлары буенча, иртәгә, 28 апрельдә, көндез республика буенча кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгырлар узачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк, көндез урыны белән көчле. Һава температурасы төнлә +12, +17°, көньяк-көнчыгышта +7°, көндез +20, +25° тәшкил итәчәк.
Дүшәмбе, 29 апрельдә, шулай ук урыны белән кыска вакытлы яңгырлар булырга мөмкин. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан уртача тизлектә исәчәк. Һава температурасы төнлә +6, +11°, көндез +13, +18° тәшкил итәчәк.
Сишәмбе, 30 апрельдә, һава температурасы +13° кадәр генә җылы булачак. Явым-төшем көтелми.
Майның беренче көнендә болытлы һава торышы фаразлана. Температура фоны +10, +13° чикләрендә калачак.