Барлык яңалыклар
Новости
23 апрель , 10:55

Ванганың Украина һәм махсус хәрби операциягә кагылышлы фикерләре

Ванга фикеренчә, Украинаны гүзәл зат вәкиле генә коткарып кала алачак.

 Ил бары тик көчле хатын-кыз җитәкчелегендә генә кораллы низагтан ничек тә азрак югалту белән чыгачак. Ул хатын-кыз әле билгелеме?

Юк, дигән күрәзәче. Бу хатын-кыз 2027 елда гына үзен күрсәтә алачак икән. Ләкин ул әле Украинаны шундук үз кулына ала алмаячак. Шулай да ил вакытлар узу белән дөньяда үз урынын табарга мөмкин.

Фаразларда якындагы елларда Көнбатышның Көнчыгыш Европага бәреп керәчәге, Россиягә аларны якларга туры киләчәге дә билгеләп үтелгән.

Ванга әйтүенчә, бер ил тирәсендә Көнбатыш Европага каршы көрәшердәй берлек булдырылачак, ә АКШны цунами юк итәчәк.

 Европада коточкыч җир тетрәүләр булачак. Шул сәбәпле Европа халкына, кайчандыр кемнәрне сатса, шулардан ярдәм сорап ялварырга туры киләчәк. Шул ук вакытта Россия 2035 елда Көнчыгышка тәмам якынаеп, Кытай һәм Һиндстан белән бер берлеккә берләшәчәк. Шулай итеп, ил дөньяда иң алдынгы урынга чыгачак.


ВТ

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: