Барлык яңалыклар
Новости
23 апрель , 10:22

Елан тешләсә, иң элек нәрсә эшләргә?

Россиялеләргә  белгечләр шул хакта аңлатканнар.   

Мәскәү янында еланнар уянган. Химки өлкә хастаханәсе табиблары «Радио 1» белән сөйләшкәндә рептилия тешләгән очракта ничек эш итәргә кирәклеген искәрткәннәр. Белгечләр бу очракта мөмкин кадәр тизрәк эш итәргә кирәклеген ассызыклый.

 

“Яраны су яки көчле алкоголь белән юыгыз, бинт куегыз. Бернинди очракта да ярадан агуны суыртырга тырышмагыз. Авызыгызда микро җәрәхәтләр булса, сез агуның күпкә зуррак дозасын ала аласыз”, — дип кисәтә табиблар.

Әгәр елан аякны тешләсә, табиблар тешләгәннән югарырак жгут салырга киңәш итә. Шулай ук ашыгыч ярдәм чакырырга яки зыян күрүчене медицина учреждениесенә алып барырга кирәк.

Белгечләр әйтүенчә, олы кеше өчен агу гадәттә үлемгә китерми, ләкин бик күңелсез, чөнки ул гематоксик һәм цитотоксик тәэсиргә ия.

Автор:
Читайте нас: