Барлык яңалыклар
Новости
23 апрель , 16:51

Чаларган чәчнең төсен буяусыз ничек үзгәртергә?

Моның бик нәтиҗәле алымы бар. Кулланып карагыз!

Чаларган чәчнең төсен буяусыз ничек үзгәртергә?
Чаларган чәчнең төсен буяусыз ничек үзгәртергә?

Элек чаларган чәчтән арыну мөмкин түгел кебек тоела иде. Әмма бик тиз эшләнә торган һәм нәтиҗәле алым бар икән бит. Сез дә аны сынап карагыз.

Моның өчен безгә кирәк:

- бер кашык бал

- кашык кастор мае

- кашык коньяк

- йомырка сарысы

Чәч тамырларына биш минут дәвамында шушы катнашманы сөртегез! Пленка капчык киегез. 2-3 сәгать тотыгыз. Аннары шампунь белән юыгыз! Атнага ике тапкыр эшләргә. 3-4 процедурадан соң нәтиҗәне күрерсез! Чәчләрегез сәламәт булсын!

                               

Серле сандык тан

 

Автор:
Читайте нас: