Барлык яңалыклар
Новости
22 апрель , 15:46

Россиядә яхшы пенсия алу өчен күпме балл җыярга кирәк?

Быел иминият пенсиясен алу өчен ким дигәндә 15 ел стаж һәм 28,2 пенсия коэффициенты кирәк.

Россиядә яхшы пенсия алу өчен күпме балл җыярга кирәк?
Россиядә яхшы пенсия алу өчен күпме балл җыярга кирәк?

2025 елда баллар буенча минимум 30га кадәр артачак, дип сөйләгән «Прайм» агентлыгына интервьюда ЮШЭ НИУ хокук факультеты деканы Вадим Виноградов.

Ул искәрткәнчә, пенсия коэффициентлары саны эш чорында мәҗбүри пенсия иминияте системасына кертелгән взносларга һәм хезмәт стажының озынлыгына бәйле. Һәр тулысынча эшләнгән ел өчен иң күбе 10 пенсия баллы исәпләнә, быел бер балл 133,05 сум тора.

"Шулай итеп, әгәр граждан 2024 елда пенсиягә минималь пенсия баллары белән чыга икән, аның пенсиясе 11 886,89 сум тәшкил итәчәк (8134,88 + 28,2×133,05)”, — дип аңлата Виноградов. Әгәр 100 балл җыйсаң, пенсия 21 439,88, 150 балл булса — 28 092,38 сум тәшкил итәчәк.

Кайбер очракларда пенсия балларын сатып алырга мөмкин. Моның өчен социаль фонд белән ирекле пенсия иминияте турында килешү төзергә һәм үзең өчен взнослар түләргә кирәк. Мондый сервистан эшләмәүче гражданнар; чит илләрдә эшләүче гражданнар; адвокатлар; нотариуслар һәм шәхси практика алып баручы башка белгечләр файдалана ала.

 

РИА Новости

Автор:
Читайте нас: