Барлык яңалыклар
Новости
22 апрель , 16:54

Мобилизацияләнүчеләрне кайчан өйләренә кайтарып җибәрәчәкләр?

Халыкка шул хакта аңлатканнар.

Мобилизацияләнүчеләр махсус хәрби операция тәмамланганнан соң гына хәрби хәрәкәтләр зонасын калдырачак. Дәүләт Думасының оборона комитеты башлыгы Андрей Картаполов “Лента.ру” хәбәрчесенә шулай дип белдергән. “Алар махсус хәрби операция тәмамланганнан соң гына өйләренә кайтачак. Алмашка кемнәрнеңдер килүе каралмаган. Хәрбиләргә һәр алты ай саен чираттагы ял бирелергә тиеш, хәзер алар шушы ялны алалар”, – дигән депутат, һәм юлга сарыф ителгән вакытның отпуск чорына кермәвен билгеләп үткән. Шул ук вакытта Картаполов хәрби хезмәткәрләрне контрактникларга алыштыру-алыштырмау мәсьәләсен дә аңлатып үткән. “Өзлексез процесс бит ул. Анда яңа частьләр булдырыла, подразделениеләр тулыландырыла. Кемдер яраланып, күпмедер вакытка сафтан чыга, ә подразделение хәрби хезмәткә сәләтле булып калырга тиеш”, – дип аңлатып үткән парламентчы.


ВТ

Автор:
Читайте нас: