Барлык яңалыклар
Новости
22 апрель , 10:00

Хәйбулла районында табылган ракетницаны шартлаткыч дип уйлаганнар

Хәйбулла районы Янтеш авылы янында табылган сигнал биргеч  ракетницаны шартлаткыч, дип уйлаганнар.  Ракетница кеше кулында шартлаган һәм зыян күрүченең перчаткасын яндырган.

Хәйбулла районында табылган ракетницаны шартлаткыч дип уйлаганнар
Хәйбулла районында табылган ракетницаны шартлаткыч дип уйлаганнар

Янтеш. 22 апрель  - "Балтач таннары".  Хәйбулла районы Янтеш авылы янында табылган сигнал биргеч  ракетницаны шартлаткыч, дип уйлаганнар.  Ракетница кеше кулында шартлаган һәм зыян күрүченең перчаткасын яндырган. Бу хакта БСТ хәбәр итә.

Интернета Хәйбулла районы Янтеш авылы янында шартлаткыч яшерелгән маркер табылуы турында мәгълүмат таралган. Бу хәлне  видеоязмада да теркәгәннәр.  Видеоязма авторы сөйләвенчә, маркер Сакмар яры буенда табылган. Кулга тоту белән ул шартлаган һәм зыян күрүченең перчаткасы үтәли янган.

Мәгълүм булуынча, бу шартлаткыч түгел, ә сигнал бирә торган ракетница булып чыккан.

Шулай да, кыен хәлдә калмас өчен, билгесез әйбер тапкан очракта аны кулга алмау хәерле.   Мондый чакта белгечләргә хәбәр итү кирәк.  

БСТ

Автор:
Читайте нас: