Барлык яңалыклар
Новости
22 апрель , 10:33

Гөрләп узды китап туе

Үзәк район китапханәсендә, ”Библиотөн” Бөтенрусия акциясе кысаларында, Нәфис Хәмәтнуров һәм Мәгъдән Фазыловның “Туганнарым, дусларым”, “Көндәшле – минем язмышым” китапларын тәкъдим итү кичәсе узды.

Гөрләп узды китап туе
Гөрләп узды китап туе

Үзәк район китапханәсендә, ”Библиотөн” Бөтенрусия акциясе кысаларында, Нәфис Хәмәтнуров һәм Мәгъдән Фазыловның “Туганнарым, дусларым”, “Көндәшле – минем язмышым” китапларын тәкъдим итү кичәсе узды.

Кунакларны сәламләү сүзе белән район мәдәният сарае директорының үзәкләштерелгән китапханәләр системасы эше буенча урынбасары Әлфидә Гатиф кызы Муллагалиева чыгыш ясады һәм китапханә тормышында актив катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Шушы көннәрдә генә районда авыл тарихын чагылдырган ике яңа китап дөнья күрде. Шуларның берсе – педагогик хезмәт ветераны, тарихчы Нәфис Хәмәтнуров һәм мәгариф алдынгысы, педагог, шагыйрь, язучы Мәгъдән Фазыловларның иҗат җимеше – “Судьба моя – Кундашлы” дип аталган китабы.

Ә икенчесе – “Туганнарым, дусларым” исмеле китап. Монда шигъри күңелле Нәфис Хәмәтнуров авылдашлары, туганнары, дусларына үзенең шигъри күчтәнәчләрен, кеше тормышында була торган хәл-вакыйгалар турында шигъри тезмәләр, тирән фикерләр, котлаулар, җырлар һәм шигырьләен туплаган.

Автор:
Читайте нас: