Барлык яңалыклар
Новости
22 апрель , 16:20

Балтачлы Светлана Мөбәрәкова — иҗади карашлы мөгаллимә

Ул республика бәйгесе җиңүчесе дә.

Балтачлы Светлана Мөбәрәкова — иҗади карашлы мөгаллимә
Балтачлы Светлана Мөбәрәкова — иҗади карашлы мөгаллимә

Иске Балтач 1нче урта мәктәбе башкорт теле һәм әдәбияты укыт учысы Светлана Мөбәрәкова — иҗади карашлы мөгаллимә. Ул үзенең белемен камилләштерү өстендә даими эшли. Эзләнә, тикшеренү эшәләре алып бара. Боларга үзенең укучыларын да җәлеп итә. Быел Зиянчура районында республика күләмендә “Мәрьям Буракаева укулары” үтте. Башкортстанның Фән һәм мәгариф министрлыгы, “Ак тирмә” милли-мәдәни үзәге, Зиянчура районы Хакимияте белән берлектә оештырылды. Анда республика башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.

Мәрьям Буракаева — республикабызның ил, республика язмышы дип янып яшәгән билгеле шәхесе.

Бу укуларда Иске Балтач 1нче урта мәктәбе башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Мөбәрәкова катнашты. Ул М. Буракаеваның “Аргымак” китабы буенча викторина сорауларына дөрес җавап биреп җиңү яулады һәм оештыручыларның кыйммәтле бүләгенә лаек булды.

Гаилә елында Балтач районында муниципальара дәрәҗәдә узган “Ә. Харисов” укулары фәнни-гамәли конференция һәм “Урал батыр” мәктәбе проектын тормышка ашыру чикләрендә зуган “Рухият” бәйрәме көнендә Светлана Мөбәрәкова ачык дәрес күрсәтте.

“Ак тирмә” милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Рәйсә Күзбәкова белгечнең дәресенә югары бәһа бирде.

 

 Гөлчирә Мөкыймова

 

Балтачлы Светлана Мөбәрәкова — иҗади карашлы мөгаллимә
Балтачлы Светлана Мөбәрәкова — иҗади карашлы мөгаллимә
Балтачлы Светлана Мөбәрәкова — иҗади карашлы мөгаллимә
Автор:
Читайте нас: