Барлык яңалыклар
Новости
22 апрель , 22:17

Балтач балалар сәнгать мәктәбе – сәләт дөньясы

Бүген, 22 апрель көнне Иске Балтач  сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләр “Без яшәгән дөнья”  концерт программасы  белән  тамашачылар алдында отчет тотты.  

Балтач балалар сәнгать мәктәбе – сәләт дөньясы
Балтач балалар сәнгать мәктәбе – сәләт дөньясы

Иске Балтач. 22 апрель - "Балтач таңнары". Бүген, 22 апрель көнне Иске Балтач  сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләр “Без яшәгән дөнья”  концерт программасы  белән  тамашачылар алдында отчет тотты.  

Сәләт үзе бер дөнья һәм аның чикләре юк кебек. Махсус мәктәпләр табигатьтән бирелгән бу байлыкны кече яшьтән үстерергә булышу юнәлешендә максатчан эш алып бара.  Ә ул мәктәп   үзенә бер мохит сыман.  Шулай да. Чөнки биредә сәләте булмаганнар шөгыльләнә алмый. Балалар белән эшләүче һәр учреждениедәге кебек, сәнгать мәктәбендә дә отчет тоту  каралган. Уку елы ахырында  отчет концерты сыйфтында уза ул.  

Быелгы отчет концерты Гаилә елында узуы белән истәлекле. Район хакимияте башлыгы урынбасары  Инзилә Гасимьянова да  үзенең чыгышында искә алды моны.  Сәләтле балалар тәрбияләгән ата-аналарга, шулай ук теләктәшлек белдергән әби-бабайларга рәхмәтен белдерде ул.

-Балалар сәнгать мәктәбендә 440 бала биш бүлектә шөгыльләнә. Мәктәптә шөгыльләнүчеләр район күләмендә узган һәр чарага үзләренең чыгышлары белән ямь өсти.  Балалар белән унике укытучы үзләренең юнәлешләре буенча эш алып бара. Аларга киләчәктә дә уңышлар телим,- диде Инзилә Гасимьянова, сүзен йомгаклап.

Концерт программасы  “Без яшәгән дөнья” дип исемләнгән. Тамашачылар арасында аларның әти-әниләре, әби-бабайлары, укытучылары, туганнары. Яшь сәнгать осталары сәхнәдә берсен берсе алыштырып кына торды. «Нью данс», «Зөлфия» кебек үрнәкле бию, «Качели», «Колокольчики»  вокаль, халык  музыка уен кораллары,  вокаль-инструменталь ансамбльләре, ялгыз башкаручылар чыгышларын тамашачы  көчле алкышларга күмде.  

Балалар сәхнәдә үзләрен иркен тота. Кемдер баянда, икенчеләр мондолинада, берәүләр гитарада  уйнап чыгыш ясады.  Дәресләрдә аларга көйне нотага карап өйрәнсә, бу юлы уен коралында күңелдән чыгыш ясадылар. Тынычлык,  Җиңү көне темасы да читтә калмады. Зур имтихан бу алар өчен. Һәм алар сынауны уңышлы тоттылар.    Укытучыларының да зур эш нәтиҗәсе бу.

Шулай дип әйтргә нигез бар. Чөнки концерт барышында  балалар классик, халык һәм эстрада сәнгате номерларын   һөнәрманнар чыгышына тиң башкарды.

Концертны тамаша кылучылар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнгән балалар районыбыз горурлыгын арттыра, дигән фикердә таралышты.

Автор:Дамир Хайртдинов
Читайте нас: