Барлык яңалыклар
Новости
19 апрель , 21:37

Балтачта фәһемле зур чара үтте

Балтач районында күренекле язучы, фән докторы Әхнәф Харисовның тууына 110 ел тулуга, “Урал батыр мәктәбе" проектын тормышка ашыруга багышланган зур чара үтте.

Балтачта фәһемле зур чара үтте
Балтачта фәһемле зур чара үтте

Конференциядә катнашучылар Иске Балтач 1санлы урта мәктәбендә ике төркемгә бүленеп, ачык дәресләр карады. Иске Балтач авылының Советлар Союзы Герое Үлмәс Шакиров исемендәге мәктәпнең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Мөбәрәкова һәм Иске Балтач 2нче урта мәктәбе укытучысы Зифа Разетдинова V һәм IV классларда ачык дәреслекләр күрсәтте. Светлана Фатихҗан кызының – "Яхшылык әкияте", ә Зифа Фәнил кызының "Туганлык терминнары” темасы буенча ачык дәресләре бай эчтәлеге белән аерылды, укучыларның актив катнашлыгында үтте.

Аннары уңышлы эшләп килгән “Тамчылар” драма түгәрәге үсмерләре класстан тыш чара күрсәттелләр. Алар Әхнәф Харисовка багышланган "Галим буласым килә" дигән пьесаны сәхнәләштереп чарада катнашучыларга тәкъдим итте.

 Зур чарада галимнәр: Зөһрә Рәхмәтуллина, Нурислам Калмантаев, Миңлегали Надергулов, Гөлнур Хөсәенова, Линара Ишкилдина, Рәйсә Күзбәкова һәм башкаларның катнашуы аның дәрәҗәсен арттырды.

Бу көнге чарада катнашучыларның күренекле галимнең кызы Зөлфирә Мамаева һәм туганнары белән очрашу, аралашу мөмкинлеге дә булды.

Чараның дәвамы белән алдагы көннәрдә таныша алырсыз.

Газим Талипов фотолары

 

 

 

Балтачта фәһемле зур чара үтте
Балтачта фәһемле зур чара үтте
Балтачта фәһемле зур чара үтте
Балтачта фәһемле зур чара үтте
Балтачта фәһемле зур чара үтте
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: