Барлык яңалыклар
Новости
3 апрель , 06:10

Сайлау хикмәтләре

Көндәшле авылында гомер итүче сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән Мәгъдән Фазыловтан шигъри күчтәнәч.

Сайлау хикмәтләре
Сайлау хикмәтләре

Ул  физик мөмкинлекләре чикле булса да, узган сайлауларда үз аягында барып тавыш биргән.  

 (Бер гыйбад авызыннан)
(Мини – поэма)

Моны бер дустым сөйләде,
Чындырмы, ялгандырмы.
Әмма ул мине поэма
Язарга җанландырды.

Тарих 2024нең
15 -17 мартында
Авылыбызда сайлау узды
Владимир Путинга.

Тавыш бирде зур күпчелек,
Халык бездә белдекле,
Мин үзем дә таба алмадым
Лаек аның кебекне.

Бер танышым: “Машинама
Утыртып бармыйм”,— диде.
“Моннан соң беркайчан җаваплы
Эшкә дә алмыйм”, - диде.

Җәяү киттем, бераз баргач,
Туры килде машина.
(Ниләр килеп, ниләр төшми
Бу сайлаучы башына).

Мәктәп капкасы төбендә
Төшеп калдым бит, дурак;
Керә башладым турыга –
Керәсе булган урап:

Котельный, гараж яныннан
(Алар гүя туган йорт),
Ә туры сукмак “выпуклый”,
Әйтерсең, өелгән корт.

 Ике якта да баткак кар,
Точно сират күпере,
Үземне үзем әрлимен,
Аһ, игенең беткере!

Сельсоветтан берәү чыкты,
Минем якка ашыга.
Бабай, дип, егыла күрмә, дип,
Килеп басты каршыма.

Участок ишек төбенәчә
Без җитәкләшеп чыктык.
Гаҗәп, бер - ике минутта
Таныштык та, дуслаштык.

Формасы – полицейский,
Исеме Динар икән.
Бу участокны сакларга
Хабиров үзе җибәргән.

Соң, абый, ди, ни өчен, ди
Сайламыйсың өйдә, ди,
Үз- үзеңне интектереп
Йөрисең аксак көйгә, ди.

Дөрес, димен, өйдә сайлау
Лазем бездәй халыкка.
Тик бер сәбәп тарта менә
Именно участокка:

Комиссия членнары,
Сандугач – былбылларым.
Шуларны бер күрми торсам,
Йокланмый йокыларым.

Шул кызлар – дөнья йөзендә
Минем иң гүзәлләрем.

Шуңа өйдән чыгып киттем,
Калмыйча түзәрлегем.

Шулай шаярып та көлеп
Бераз сөйләнеп алгач,
Бюлетеньгә тамга куеп,
Аны тартмага салгач.

 Динар эндәшә комиссиянең
Иң зур рәисенә:
-Ничек булыр, абыйны, дим,
Илтеп куйсам өенә?

Кызлар риза. Ә мин әйтәм:
- Өстәгеләр белмәсме,
Болай иткән өчен
Үзеңә эләкмәсме?

Аптырашып тормадылар,
Алдылар да киңәшеп,
Мәсьәлене хәл иттеләр
Уфа белән сөйләшеп.

Минем исемне ишеткәч,
Уфа булды тиз риза.
Пока сакта торып тора
Роза белән Эльза.

Менеп киттек. Күрсәтеп бардым
Күпер, кибет, мәчетне дә.
Яшим, димен, авылның бер
Җәһәннәмдәй читендә.

 Була, димен, кайвакытта
Оҗмахка тиң чаклары.
Төшләребездә ул чакта
Хур кызы кочаклары.

 Капкамның төбенә кадәр үк
Төшерде ул китереп.
Уңыш теләп, Динар кулын
Кыстым каты иттереп.

 Шулай итеп, полиция
Ярдәмендә сайладым.
... Адәмнең адәмчелеген
Тагын бер кат аңладым.

 Өйгә кергәч, җырлап алдым:
Сайлаулар булып торсын,
Динар дусның алгы көндә
Эшләре уңып торсын.

Алдагы сайлауларга да
Сакка ул килсен иде.
Начальнигы полковник, я
Генерал бирсен иде.

Туган илләр имин булсын,
Килеп торсын пенсия.
Яшәсен полиция һәм,
Әлбәттә, комиссия!

.... Хактырмы бу, ялгандырмы.
Шулай сөйләде дустым.
Гадәтемчә, “каймагына”
Бераз гына “су куштым”.

Мәгъдән Фазылов

Көндәшле авылы

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: