Барлык яңалыклар
Новости
3 апрель , 15:00

“Луч”та язгы чәчүгә әзерлек югары ноктасында

“Луч” җәмгыятендә яз көннәрендә басуларга чәчеләчәк 287 тонна  орлыклар  югары  репродукцияле. Бу көннәрдә хуҗалык складларында сакланган чәчү материалын җилләтеп җылыту белән  шөгыльләнәләр. Түбән Сикияз звеносында  бу эшне Гөлчәчәк Дилмөхәмәтова һәм  Виталий Апкадиров  ОВС-25 агрегаты ярдәмендә башкара

“Луч”та  язгы чәчүгә әзерлек югары ноктасында
“Луч”та язгы чәчүгә әзерлек югары ноктасында

Түбән Сикияз. 3 апрель - "Балтач таңнары". “Луч” җәмгыятендә яз көннәрендә басуларга чәчеләчәк 287 тонна  орлыклар  югары  репродукцияле. Бу көннәрдә хуҗалык складларында сакланган чәчү материалын җилләтеп җылыту белән  шөгыльләнәләр. Түбән Сикияз звеносында  бу эшне Гөлчәчәк Дилмөхәмәтова һәм  Виталий Апкадиров  ОВС-25 агрегаты ярдәмендә башкара.    

- Бу көннәрдә  хуҗалык склаларында сакланган  орлыкларны җилләтеп җылыту белән  шөгыльләнәбез  Бер үк вакытта орлыклар кабат чистарту да үтә. Берничә көннән чәчү матераилын агулауга да тотыначакбыз. “Щелково-Агрохим” предприятиесеннән менә-менә препаратлар кайтарылып җиткереләчәк,- ди “Луч” җәмгыяте директоры  Марат Габидуллин, игенчеләрнең  уңыш нигезен ныгытуга салаган тырышлыгын бәһалап.

 Орлыкларны җилләтеп җылытуны яз көннәрендә һава температурасы күтәрелә башлагач башкаралар. Складларда сакланган орлыкларны берничә көн дәвамында кузгатып торудан гыйбарәт бу. Болай эшләү арытабан орлыкларның басуда тигез шытымнар  бирүенә булышлык итәчәк.

Хуҗалыкта язгы чәчү барышында  1600 гектарда авыл хуҗалыгы культуралары урнаштырачаклар. 287 тонна орлык салынган. Гренада сортлы бодай орлыклары элита. Экада-70 сортлы бодай орлыклары да югары репродукцияле.  Әле тагын унбиш тонна суперэлита орлык сатып алырга планлаштыралар.

Әлеге вакытта орлык эшкәртү Түбән Сикияз звеносында дәвам итә.  Гөлчәчәк Дилмөхәмәтова, Виталий Апкадиров  солы һәм вика  орлыкларын җилләтү эшләрен төгәлләгән. Әле бу эш  бодай складында бара.  Орлыкларны ОВС-25 агрегаты ярдәмендә куззгаталар.    

-Эш авыр түгел. Иң мөһиме  агрегат төзек эшләсен. Монда эшне тәмамлагач,  Ташлы Елга звеносына күчәбез.  Эш күп. Өлгерергә тырышачакбыз,- ди Гөлчәчәк Дилмөхәмәтова, үзенең никадәр җаваплы эш башкарганлыгын дөрес аңлап.

Техниканы сафка бастыру эшләре төгәлләнү алдында. Әлеге вакытта механизаторлар  бнр Т-150 тракторы ремонты белән шөгыльләнә.

-Басуларда туфрак өлгерү белән дүрт агрегат – дым каплату, бер агрегат күпьеллык үлән чәчүлекләрен  минераль ашламалар белән тукландыру, өч агрегат чәчү эшләренә җигеләчәк,- ди Марат Габидуллин, техникага йөкләнеш күләме белән таныштырып.   

 

 

 

Автор:Дамир Хайртдинов
Читайте нас: