Тавык кышын да йомырка салсын өчен каршысында гел булырга тиеш :
- ком
- туфрак
- көл
- вак печән (печән калдыклары)
"Сарымсак, суган кабыкларын ташламыйм - җимнәренә салам. Кайчак чи бәрәңге, чөгендер, кабак, кабачки, кәбестә кәчәннәре куям каршыларына.
Тәрәзәләре кояшлы якка карасын. Бүлмәләре җылырак була һәм кояш күбрәк төшкән саен яйценоскость арта", - дип яза "Бакчачы Лилия" үз каналында.
"Суган турап бирәм, төрле чирләрдән саклый", - дип комментарий язучылар да күп.