Барлык яңалыклар
Новости
2 апрель , 10:48

Татарстанга беспилотник килеп җиткән...

Алабугада һәм Түбән Камада шартлау очраклары теркәлгән...

Татарстанга беспилотник килеп җиткән...
Татарстанга беспилотник килеп җиткән...

Бүген, 2 апрель көнне, иртән Алабуга һәм Түбән Камадагы предприятиеләргә дроннар һөҗүм иткән дип хәбәр итә Татарстан Рәисе матбугат хезмәте.

«Бүген иртән республиканың Алабуга һәм Түбән Кама предприятиеләренә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме ясалды. Җитди җимерекләр юк, предприятиеләрнең технологик процессы бозылмаган. Алабугада, кызганычка каршы, бинаның җимерелүе нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр бар. Аларга барлык кирәкле ярдәм күрсәтелә.

Барлык хезмәтләр дә югары әзерлектә. Хәзерге вакытта тынычлык саклау һәм бу җинаятьне кылган кешеләр аңлы рәвештә чәчәргә тырышкан паникага бирелмәү бик мөһим», диелә Татарстан Рәисе хәбәрендә.

Социаль челтәрләрдә пилотсыз очкычның Алабуга икътисади зонасындагы биналарны җимерүе турында әйтелә, фото, видеолар тарала. Рәсми хәбәрләрдә мондый шартларда дөрес булмаган сүз таратмау кирәклеге хакында искәртелә.

Бер видеода пилотсыз очкычның һөҗүм итеп шартлату мизгеле дә бар.

Чыганак: ИТ

Автор:
Читайте нас: