Барлык яңалыклар
Новости
2 апрель , 15:00

Оренбург өлкәсендә язгы ташкын белән бәйле хәл катлауланган

Оренбург өлкәсендә язгы ташкын белән бәйле катлаулы хәл килеп туган. 257 торак пунктны су басу куркынычы яный. Су күтәрелү нәтиҗәсендә 38 күпер, төбәк әһәмиятендәге юлларның 35 участогы су астында. Мондый шартлларда ориентирны югалткан бихисап водительләр транспорт чарасы белән юл читенә төшеп, кыен хәлдә калган

Оренбург өлкәсендә язгы ташкын белән бәйле хәл катлауланган
Оренбург өлкәсендә язгы ташкын белән бәйле хәл катлауланган

Оренбург. 2 апрель - "Балтач таннары". Оренбург өлкәсендә язгы ташкын белән бәйле катлаулы хәл килеп туган. 257 торак пунктны су басу куркынычы яный. Су күтәрелү нәтиҗәсендә 38 күпер, төбәк әһәмиятендәге юлларның 35 участогы су астында. Мондый шартлларда ориентирны  югалткан бихисап водительләр транспорт чарасы белән юл читенә төшеп, кыен хәлдә калган.  

Оренбург өлкәсендә  250дән артык торак пунктка  су басу куркынычы  янавы турында  төбәк Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу торак пунктларда  32 меңнән артык кеше яши,13 меңнән артык йорт исәпләнә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, соңгы тәүлектә  Оренбург шәһәрендә, Орск, Беляевск, Оренбург, Новоорск, Светлинск районнарында, Соль-Илецк шәһәр округында шәхси торак йортлар һәм йорт яны территорияләре су астында калган.  Юл өзелгән  торак пунктларга коткаручылар ягулык-майлау материаллары, азык-төлек, эчәр су һәм беренче кирәкле әйберләр китерәләр.

2 апрель иртәсенә төбәктә 38   күпер, төбәк әһәмиятендәге  юлларының 35 участогы су астында калган. Су басу сәбәпле Крыловка, Урпия, Соколовка, Покровка поселоклары дизель электр станцияләренә күчерелгән, урында Энергетиклар бригадалары һәм төбәк хезмәтләре эшли.

Акбулакта дамбалар ныгытыла.   Халыкны һәм хайваннарны эвакуацияләгәннәр.

Автор:
Читайте нас: