Барлык яңалыклар
Новости
2 апрель , 14:44

МРОТ 35 мең сумга кадәр арттырылачак

Путин 2030 елга МРОТны 35 мең сумга кадәр арттырырга кушты.

МРОТ 35 мең сумга кадәр арттырылачак
МРОТ 35 мең сумга кадәр арттырылачак

Минималь хезмәт хакы (МРОТ) 2030 елга 35 мең сумнан ким булмаска тиеш. 30 мартта Россия Президенты Владимир Путин тиешле йөкләмә бирде.

"Россия Федерациясе Хөкүмәтенә 2030 елга минималь хезмәт хакы күләмен 2023 елга билгеләнгән сумма белән чагыштырганда ике тапкырдан артык арттыруны күздә тотып, минималь хезмәт хакын тизрәк арттыруны тәэмин итәргә, аның күләме аена 35 мең сумнан ким булмаска тиеш”, — диелә Федераль Җыенга Юллама йомгаклары буенча йөкләмәләр исемлегендә.

Җаваплы итеп премьер-министр Михаил Мишустин билгеләнә. Әлеге инициатива буенча беренче доклад дәүләт башлыгына 2025 елның 15 мартына кадәр, аннан соң ярты елга бер тапкыр тапшырылырга тиеш.

ИЗВЕСТИЯ

Автор:
Читайте нас: