Барлык яңалыклар
Новости
2 апрель , 12:00

Балтач районы белән бәйле тагын бер кеше МХО зонасында һәлак булган

29 март көнне БДАУның Физик культура кафедрасы доценты Роберт Ягафаровның МХО зонасында гомере өзелгән. Ә ул Көнтүгеш авылы кияве иде..

Балтач районы белән бәйле тагын бер кеше МХО зонасында һәлак булган
Балтач районы белән бәйле тагын бер кеше МХО зонасында һәлак булган

Уфа. 2 апрель - "Балтач таңнары". 29 март көнне БДАУның Физик культура кафедрасы доценты Роберт Ягафаровның МХО зонасында гомере өзелгән. Ә ул Көнтүгеш авылы кияве иде..

 БДАУның  физик культура кафедрасы доценты  Роберт Ягафаров һәлак булуы турында  социаль челтәрләрдә аның Башкорт дәүләт аграр университеты коллегалары язган. Ир-ат үзе артыннан якты хатирәләр калдырган. Лапта буенча ул  ир-атлар һәм хатын-кызлар җыелма командалары тренеры иде. Аның өч баласы ятим калды

- Роберт Ринатович искиткеч кеше, искиткеч дус,  җаваплы  хезмәткәр, талантлы тренер иде, аның җитәкчелегендә безнең лаптачылар Бөтенроссия ярышларының элитасы исәбенә керде. Ул Башкорт дәүләт аграр университетының студентлар спорты үсешендә мәңгелек эз калдырды, - дип  язганнар БДАУдагы хезмәттәшләре.

Роберт Ягафаров 2022 елның октябреннән  МХО зонасында  хезмәт иткән. Ул Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, үз теләге белән хезмәткә алынган.

 Кызганычка каршы, 29 март көнендә Роберт  Ягафәров куелган хәрби бурычны үтәгәндә һәлак була.

"Балтач таңнары" газетасы редакциясе хезмәткәрләре һәлак булган яугир-Роберт Ягафәровның тормыш иптәше Айгөлнең, балалары һәм якыннарының югалту кайгысын уртаклаша. 

 

Балтач районы белән бәйле тагын бер кеше МХО зонасында һәлак булган
Балтач районы белән бәйле тагын бер кеше МХО зонасында һәлак булган
Автор:
Читайте нас: