Камыр өчен:
каймак 180 гр,
сода 0,5 чәй калагы,
йомырка 1 данә,
сыер мае 100 грамм,
тоз 1 чәй калагы,
он 400 грамм.
Эчлек өчен:
тавык ите 400 грамм,
бәрәңге 300 грамм,
суган 3 данә
тоз 2 чәй калагы тулар-тулмас,
борыч 1 чәй калагы
Эш барышы:
Каймакка чәй содасы, йомырка, сыер мае, тоз, он салып камыр басабыз, бер 15 минут тирәсе камырны ял иттерәбез. Ул арада эчлек ясыйбыз:
Бәрәңгене әрчеп, турап, тавык итен турап, суган, тоз, борыч кушып бутыйбыз, зуррак-кечерәк шарчыклар әвәләп, өлешләрне ясыйбыз.
180 гр җылынган духовкада 40 минутлап пешерәбез.