Барлык яңалыклар
Новости
28 март , 13:12

Вахтовикларны Башкортстанда эшләргә чакыралар

Себергә вахта ысулы белән йөреп  эшләгәнче, үзебездә дә эшләп була. Хезмәт хакы да шулай ук булачак, диләр. 

Вахтовикларны Башкортстанда эшләргә чакыралар
Вахтовикларны Башкортстанда эшләргә чакыралар

Республикада  төбәк предприятиеләренә  кадрлар җәлеп итү буенча “Башкортстан вахтасы” (“БашВахта”) проекты тормышка ашырыла. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы хәбәр итә. 

Аның асылы шунда:  Себергә вахта ысулы белән йөреп  эшләгәнче,  мәсәлән, Әбҗәлилдән яки башка  районнардан Уфага йөреп эшләп булыр иде.  

Республиканың предприятиеләрендә эшләүчеләргә Себердәге катлаулы һава шартларында вахтачыларга түләгән хезмәт хакы белән чагыштырырлык эш хакы тәкъдим ителә.

Бу проект кешеләргә сәламәтлекләрен сакларга, яшәү  чыгымнарын киметергә һәм гаиләләренә якынрак булырга мөмкинлек бирә. Бүгенге көндә шундый шартларны хезмәткәрләрен тулай торак белән тәэмин итүче УМПО тәкъдим итә. Монда вахта ысулы белән эшләр өчен Бөре һәм Иглин районнарыннан эшкә урнашканнар да инде. Проект көннән-көн киң таралыш ала, аңа Уфаның “Гидравлика” оешмасы һәм Стәрлетамакның “Авангард”ы да кушыла. Башка предприятиеләрнең дә кызыксынулары бар. 

Автор:
Читайте нас: