Барлык яңалыклар
Новости
28 март , 13:22

Полиция капитаны җайлы гына акча эшләп яткан

Бәйрәм озакка бармаган шул...Хәзер аңа берничә мәддә буенча гаепләү белдерелгән. 

Полиция капитаны җайлы гына акча эшләп яткан
Полиция капитаны җайлы гына акча эшләп яткан

Уфада полициянең элекке капитаны һәм аның ике әшнәсе тоткарланган. Алар легаль булмаган мигрантларны исәпкә куйган, дип "Mash" телеграмм-каналы хәбәр итә.

Телеграм-канал язуынча, ул 395 кешене – “Төзелеш-монтажлау компаниясе”нә һәм 129 кешене “Премьер” җәмгыятенә  ялган документлар буенча рәсмиләштергән. Моның өчен 2017 елның апрель-октябрь айларында якынча  262 мең сум акча алган.

Шуның нәтиҗәсендә  мигрантлар эшләү  һәм  “Башэнерготранс” җәмгыяте исеменнән илгә 3 еллык срокка берничә тапкыр керү хокукы алган. Һәм бу, билгеләнгән авансның түләнми калуы сәбәпле, дәүләткә якынча  1,6 миллион сум  күләмдә  зыян китергән.

Элекке полицейскийга ришвәт алу һәм вазифа биләгәндә вәкаләтләрен арттыру мәддәләре буенча гаепләү белдерелгән. 

Автор:
Читайте нас: