Барлык яңалыклар
Новости
28 март , 09:45

Богдан авылы халкы ифтар мәҗлесенә җыелды

Богдан авылы "Дуслык" мәчетендә күркәм ифтар мәҗлесе узды.

Богдан авылы халкы ифтар мәҗлесенә җыелды
Богдан авылы халкы ифтар мәҗлесенә җыелды

Киң күңелле авылдашлар көче белән әзерләнгән мул табыннар артына ураза тотучылар, дин кардәшләребез җыелды, сый-нигъмәтләр белән сыйланды. Илләребезнең тынычлануын теләп догалар укылды.
"Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, эшләгән игелекләребезне һәм нурлы Рамазан аенда кылган догаларыбызны кабул итсен. Бергә очрашып матур теләкләрдә бәрәкәтле тормышларда яшәвебезне телик", - диде Ифтар ашын оештыручы Венария апа Әминова.
Ифтар мәҗлесенә килгәннәргә Богдан авылы имам-хатибы Хәнүс абый үтемле вәгазьләрен җиткерде, Рамазан аеның фазыйләтләре турында эчтәлекле вәгазьләр укыды.
"Рамазан аенда шундый яхшы чаралар уздыру безне берләштерә. Бер-беребезгә терәк булып, гел ярдәмләшеп яшик. Мәҗлескә килгән барлык апалар-абыйларны, кызларны-малайларны котлап илгә тынычлык, имин тормыш телим", - диде Богдан авыл биләмәсе башлыгы Нияз Саяпов.
Ашны әзерләүдә, оештыруда, пешерүдә ярдәм иткән һәм акчалата булышкан һәркемгә Аллаһы Тәгалә үзенең әҗерен насыйп итсен.

Ифтар күчтәнәчләре мәчеткә килә алмаган олы буын кешеләренә дә таратылды.

Фирюза Абдулхакова, Богдан авыл биләмәсенең эшләр башкаручысы

 

Богдан авылы халкы ифтар мәҗлесенә җыелды
Богдан авылы халкы ифтар мәҗлесенә җыелды
Богдан авылы халкы ифтар мәҗлесенә җыелды
Богдан авылы халкы ифтар мәҗлесенә җыелды
Автор:
Читайте нас: