Башкортстан синоптиклары җиткергән мәгълүматлар буенча, бүген, 28 мартта 20.00 сәгатькә кадәр Башкортстанның үзәк районнарында болытлы һава торышы фаразлана. Кар катыш яңгырдан карга әйләнгән явым, чыбыкларда һәм агачларда кар сырынтылары, юлларда кар өемнәре, бозлавык көтелә.
Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 8-13 метр тизлектә исәчәк, урыны белән республика буенча җил 18 метрга кадәр җитәчәк, һава температурасы төнлә һәм көндез якынча 0° булачак.