Барлык яңалыклар
Новости
12 февраль , 06:10

Югары Янактай авылы халкына яңа обелиск кирәк

Быел алар аны Урындагы башлангычларны яклау программасы чикләрендә булдырырга исәп тоталар.

Югары Янактай авылы халкына яңа обелиск кирәк
Югары Янактай авылы халкына яңа обелиск кирәк

 

Шул максаттан йомгаклау җыелышына җыелып фикер алыштылар.

Халык җыен барышында активлык күрсәтте. Алдан үткәрелгән сөйләшү барышында хуплау тапкан проблема — төзелеш материаллары сатып алып авылда яңа обелиск урнаштыру үз көчендә калды. Фикер алышуларда пенсия яшендәге Венера Садрисламова, китапханәче Динария Мухина актив катнашты.

—Программаны тормышка ашыру чикләрендә халыктан җыеласы өлешкә теләп кушылабыз һәм үз өлешебезне кертәбез, авылдашларыбызны да шуңа үгетлибез, — диде Венера Садрисламова.

Динария Галлямутдиновна истәлекле урынны яңа клуб бинасы янында булдыру дөрес булыр иде, дигән фикерне әйтте һәм ул хупланды.

Җыелыш барышында сигез кешедән торган инициатив төркем сайланды. Аның рәисе итеп авылдашлары Данил Ахмадишинны, сектретаре итеп Динария Мухинаны сайлады.

Егерме бер кеше катнашкан җыенда һәркайсы уңай фикер белдерде: программада катнашырга, аның шартлары үтү өчен мөмкин булганның барын да эшләргә!

Рәшит Мусин, Югары Янактай авыл биләмәсе башлыгы

 

Автор:
Читайте нас: