Барлык яңалыклар
Новости
12 февраль , 11:53

Ятим кыз мәрхүм әтисеннән җавап алган

Нәрсә дигән сүз бу?

Ятим кыз мәрхүм әтисеннән җавап алган
Ятим кыз мәрхүм әтисеннән җавап алган

Ятим калган кыз мәрхүм әтисенең телефонына смс-хәбәр җибәргән һәм аңа җавап килгән. Бу хакта «Московский комсомолец»ка сылтама белән «Интертат» яза. Әтисе үлгәч, кыз еллар буенча әтисенең телефонына хәбәрләр яза. Бер көндә җавап килгәч, ул гаҗәпкә кала. Кэти әлеге вакыйга турында социаль челтәрләргә язган. Әтисе 2020 елда үлгән, кыз шуннан бирле атасының телефонына смс-язып торган. Бик авыр бер көнне ул кабат атасына хәбәр яза. «Мин көн саен сине сагынам», – ди ул. Кэти җавап килер дип өметләнми. Тик, көтмәгәндә, аңа ике сорау билгесе куелган җавап килә. Кэти таныш булмаган кешегә тагын хәбәр яза. Ул әтисенең иске телефон номеры белән аралашуын әйтә. Мобиль оператор Кэтиның атасының иске телефон номерын башка ир-атка биргән булып чыга. Таныш булмаган бу кеше Кэтиның күңелен күтәрергә тели. Ул үзенең матур песиенең фотосын җибәрә, диелә хәбәрдә.

ВТ

Автор:
Читайте нас в