Барлык яңалыклар
Новости
12 февраль , 16:46

Россиядә биш баллы җир тетрәү теркәлгән

Зыян күрүчеләр дә бармы?

 Алтай өлкәсенең Усть-Канск районында 5.0 магнитудалы җир тетрәү очрагы теркәлгән. Җир тетрәүнең үзәге Алтай крае чигеннән ерак түгел Усть-Кансктан якынча 15 км ераклыкта булган. Россия Фәннәр академиясенең Бердәм геофизик хезмәтенең Алтай-Саянск филиалы мәгълүматлары буенча, эпицентр координаталары: 50.84 градус төньяк киңлектә, 84.76 градус көнчыгыш озынлыкта. Эпиүзәктә тирбәнешләрнең тизлеге MSK-64 шкаласы буенча 6.4 тәшкил иткән. Зыян күрүчеләр турында хәбәр ителми.


ВТ

Автор:
Читайте нас в