Барлык яңалыклар
Новости
12 февраль , 13:47

Ниятләр тормышка ашсын

Шушы көннәрдә Мишәр авылында Урындагы башлангычларны яклау программасында катнашу мәсьәләсе буенча йомгаклау җыелышы узды.

Ниятләр тормышка ашсын
Ниятләр тормышка ашсын

Урындагы башлангычларны яклау программасы авыл биләмәләрендә бихисап мөһим эшләрне тормышка ашырырга мөмкинлекләр бирә, авылларда яшәгән халыкның көнкүрешен яхшырту өлкәсендә әһәмиятле ул.

Шушы көннәрдә Мишәр авылында биредәге программада катнашу мәсьәләсе буенча йомгаклау җыелышы узды.

Агымдагы елда Урындагы башлангычларын яклау программасы чикләрендә авыл клубын ремонтлау мәсьәләсен күтәргән мишәрлеләр авылдашлары фикерләрен тыңлады. Әлеге уйны барлык авыл халкы хуплап чыкты.

Монда авыл биләмәсе вәкилләре белән берлектә халыкны борчыган мәсьәләләр каралды. Һәм күпмедер вакыт бергәләп, фикерләр алышканнан соң, бертавыштан Урындагы башлангычларын яклау программасы чикләрендә авыл клубын ремонтлау мәсьәләсе сайланды. Бу тәкъдим, узган җыелыштагы кебек үк, сөйләшүгә килгән барлык халык тарафыннан хупланды. Мишәрлеләр программаны тормышка ашыруга үз өлешләрен кертергә ризалык белдерделәр.

—Безнең бу программада катнашу теләгебез бик зур, барысы да уңышлы булыр дип өметләнәбез. Клуб – авылның мәдәният „үзәге” ул. Барлык җыелуларда, концерт-бәйрәмнәрдә шунда бергәләп җыелабыз. Ансыз берничек тә булмый,—диде авыл старостасы Назыйф Рәфит улы.  

Ары таба халыкның программаны тормышка ашыруның барлык этапларында катнашу өчен эшләрнең барышын контрольдә тотачак Назыйф Галләмов, Радик Хамаев, Ришат Ибатов, Радик Вәлиәхмәтов, Гөлнара Шәрәфгалиева, Лиана Шәрәфгалиева, Гүзәл Гыйльмуллина, Айгөл Аскарова, Флидә Галиева, Фируза Яхина, Фәнилә Вәлиәхмәтова һәм Альбина Шәртдиновалардан торган инициатив төркем сайланды. Тавыш бирү ысулы белән Гүзәл Гыйльмуллина төркемнең рәисе буларак билгеләнде.

Мишәр авылында туган ягы язмышына битараф булмаган, тырыш, уңган һәм бердәм халык яши. Алар махсус хәрби операция зонасында булган райондашларыбыз өчен дә даими рәвештә гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша. Менә шундый батыр да, кеше хәленә керә белүче дә һәм мәрхәмәтле кеше яши, изге эшләр эшләнә Мишәр авылында. Кемгә авырлык иклсә дә, бердәм  булып ярдәм итәргә тырышалар. Саваплы эшләрдән берсе дә читтә калмый. Изге эшләр җирдә ятмас. Әлеге программа ярдәмендә авылның мәдәният “үзәге” матурланыр, яңарыр.

Булат ӘГЪЛӘМОВ,

авыл биләмәсе башлыгы.

 

Автор:
Читайте нас: