Барлык яңалыклар
Новости
12 февраль , 14:36

Исергәптә тавык “изге” йомырка салган

Башкортстан белән чиктәш республиканың Баулы районы Исергәп  авылында тавык «Аллаһ»дип язылган йомырка салган

Исергәптә  тавык “изге” йомырка салган
Исергәптә тавык “изге” йомырка салган

Исергәп. 12 февраль - "Балтач таннары". Башкортстан белән чиктәш республиканың Баулы районы Исергәп  авылында тавык «Аллаһ»дип язылган йомырка салган.

Исергәп авылыннан Гөлшат Тимаева үз йортында тапкан йомырканың фотосын «Баулы - информ» редакциясенә җибәргән.

Йомырка гади түгел, ә язулы булып чыкты. Гарәпчә  кабыгында «Аллаһ» сүзе ачык күренә. Изге Рамазан ае алдыннан  бу  могҗизаны   районның имам-мөхтәсибе Әнвәр Хәмитов шәрехләгән.

 -Кеше кулы тмәгән  билгеләрдә «Аллаһ»сүзен аңларга була.  Карасаң, сүз ачык күренә, - дип  белдергән Әнвәр хәзрәт Хәмитов. - Мондый могҗизалар була. Мондый язулар кайбер үсемлекләрнең орлыкларында да очрый ала. Әгәр без ул сүзләрне күрсәк, Аллаһны мактап тәсбихләр әйтәбез. Мондый язуларны күргәч, безнең тормышыбызда булган һәрнәрсә, Аллаһы Тәгалә ихтыяры белән аткаралганлыгына ышанабыз. Начарлык турында уйларга ярамый. Бу - Аллаһны искә алу өчен бер сәбәп.

- Бездә унга якын тавык бар. Кайсы елда тавык та шундый йомырка салганын хәтерләмим. Ул вакытта без моңа зур игътибар бирмәдек. Шул вакытта йомыркадагы язуны фломастер белән буяганнар. "Аллаһ» сүзе ул вакытта да ачык итеп язылган иде, - дип  белдергән  Гөлшат Тимаева.- Менә бездә тагын шундый йомырка барлыкка килде. Бу юлы йомырка кабыгының ике ягында да «Аллаһ» сүзен укырга мөмкин, ул ачык күренә. Тиздән изге Рамазан ае башлана. Балаларга, оныкларга күрсәттек. Аеруча оныгыбызз  Ранель моның белән  кызыксына.

Индира Сәйфуллина.

Исергәптә  тавык “изге” йомырка салган
Исергәптә тавык “изге” йомырка салган
Автор:
Читайте нас: