Барлык яңалыклар
Новости
12 февраль , 21:15

Дәваханәдә кызамык белән авыру очрагы ачыкланган

19нчы февральгә кадәр карантин кертелгән.

Дәваханәдә кызамык белән авыру очрагы ачыкланган
Дәваханәдә кызамык белән авыру очрагы ачыкланган

Уфаның 17 нче дәваханәсендә кызамык белән авыру очрагы ачыкланган. Бу хакта “КП-Уфа” сайты хәбәр итә.

Билгеле булуынча, дәваханәдә югары йогышлы инфекциягә каршы эпидемиологик чаралар күрелгән һәм карантин кертелгән.

Шулай итеп, чикләү чаралары 19нчы февральгә кадәр гамәлдә булачак. Пациентларны кызамыкка каршы прививка турында белешмәләр белән кабул итәләр.

Автор:
Читайте нас: