Барлык яңалыклар
Новости
12 февраль , 11:35

Башкорстанда яшәүчеләрне 23 февраль һәм 8 мартта нинди һава торышы көтә?

Гисметео синоптиклары 23 февраль һәм 8 мартка һава торышын фаразлаган.

Башкорстанда яшәүчеләрне 23 февраль һәм 8 мартта нинди һава торышы көтә?
Башкорстанда яшәүчеләрне 23 февраль һәм 8 мартта нинди һава торышы көтә?

Гисметео синоптиклары 23 февраль һәм 8 мартка һава торышын фаразлаган. Метеохезмәт мәгълүматлары буенча, 23-25 февральдә Башкортстанда һава торышы җылы булачак, бераз кар көтелә. Төнлә -8 дән -10 градуска кадәр салкын булачак. 23 февральдә көндез -7 градус салкын фаразлана, 24 февральдә термометр баганасы -5 градуска кадәр күтәреләчәк, ә 25 февральдә һава температурасы -3 градуска кадәр җылыначак.

8 март һәм аннан соңгы ике көн, шимбә һәм якшәмбе төнлә -5, -6 градус көтелә, көндез термометр баганалары 0 градуска кадәр күтәреләчәк. Март бәйрәме көннәрендә шулай ук кар катыш яңгыр көтелә. Ай уртасына якынрак һава температурасы +1 градуска кадәр күтәреләчәк, әмма явым-төшем туктамаячак.

Автор:
Читайте нас: