

Бүген, 15 декабрь көнне Күзәйгә илткән юлны рәсми рәвештә ачу тантансы узды. Иске Яхшый- Күзәй юлын төзү эшләренең беренче этабы тәмам.
Яхшы ул – авыл тормышын җанлы итү өчен импульс диләр. Күзәйдә юлсызлык проблемасы кискен тора иде. Авыл район үзәгеннән нибары җиде километр ераклыкта. Ләкин ике авылны Танып елгасы аерып тора. Хуҗалык ысулы белән салынган күпер аша чыгып, әрәмәләр аша узып Күзәйгә коры көннәрдә генә үтеп була иде. Альтернатив юл бар ул. Тик Тибел, Шәвьяды авыллары аша Күзәйгә бару өчен дистәләрчә километр юл узарга кирәк. Юл кыйммәткә төшә. Шуңа күрә күзәйлеләр югары үтүчәнле машинада, җигүле атта яки җәяләп булса да, район үзәгенә туры юлдан йөрергә тырышалар иде. Ләкин язгы ташкын да кыенлыклар тудырып килде шул.
-Яңа юл авыл халкына Яңа елга зур бүләк булды. Чөнки бу юлны барыбыз да көттек. Хәзер район үзәгенә биш минут эчендә барып җитәбез,- ди авылда яшәүче Татьяна Герасева, юлсызлык проблемасын хәл иттәргә булышлык күрсәткәннәре өчен республика, район җитәкчелегенә рәхмәт белдереп.
Авылда яшәү өчен төп шарт итеп кайда да юллар мәсьәләсен куялар. Күзәйнең соңгы елларда сула баруында да нәкъ шушы проблеманы сәбәпче итеп итеп күрделәр. Авылда йөз иллегә якын кеше яши. “Радуга” кулланучылар җәмгыяте кибете сәүдә хезмәте күрсәтә. Шулай да авыл халкының район үзәгенә барырга мәшәкате чыгып тора. Хастаханәгә, башка учреждениеләргә.
-Күзәй - Шәвьяды авыл җирлегендәге биш авылның берсе. Авыл җирлегендә 711 кеше яши. Авыл тирәсендә “Мичуринское” җәмгыятенең сөренте җирләре урнашкан. Юл авыл җирлеге торак пунктларын хәзер яңача т оташтырды. Әлеге вакытта җирлектән биш ир егет МХО кырларында гаскәри бурычларын үти. Исән-сау булып, аларга шушы юлдан туган авылларына кайтыргаа насыйп булсын,-диде Шәвьяды авыл җирлеге хакимияте башлыгы Илдар Хәмәтов, яхшы юл өчен авылда яшәүче һәркем шат булуын белдереп.
Текәндә Яшәүче Назилә Хафизова фикерендә дә ач ык чагылыш тапты бу. Төпкелдәге Текән авылыннан район үзәгенә барып җитү өчен сәгатькә якын вакыт уза иде. Хәзер юл вакыты күпкә кыскарды. Шулай ук Күзәйдән Александр Шакирянов, Шәвьядыдан Фларит Хәбипов яңа төзелгән юлга карата уңай фикерләрен белдерделәр.
Күзәйлеләрнең шатлыгын рәсми кунаклар да уртаклашты. Юлны файдалануга тапшыру тантанасында район хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, “Башкирдортранспорект” җәмгыяте генералҗ директоры Василий Ивлев, «Юл экспертизасы бәйсез үзәге» җәмгыяте директоры урынбасары Вадим Кузнецов, төзелеш эшләре подрядчысы "Танып" җәмгыяте директоры Овик Нгреян катнаштылар.
-Төзелеш эшләренең беренче этабы тәмам. Проект ике этаптан тора. Әле без бүген юлны файдалануга тапшырабыз. Хәзер күпер төзелешен тәмамлыйсы бар. Киләсе елда анысын да күңелле тантана ясап, файадануга тапшырырбыз дип ышанам,- диде район хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, төзелеш фрнтында эшләр әле дәвам итүен билгеләп.
Дүрт километрдан артык озынлыктагы юл Россия Федерациясенең " Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында төзелде. Төзелеш бик катлаулы шартларда барды. Чөнки юл Йөгерек Танып елгасы аша уза. Шулай ук электән салынган авылара газүткәргеч тә юл төзелешендә тоткарлыклар тудырып алды. Ләкин барысын да хәл иттеләр. Шуңа да төзелеш эшләре озаккарак сузылды.
-Проект катлаулы. Танып елгасы гына да ни тора. Ә ул без теләгәнчә түгел. Үзен төрлечә күрсәткәнлеген аңладык төзелеш эшләре барышында,- диде “Танып" җәмгыяте директоры Овик Нгреян, юл төзелешендәге максатлар тулысынча тормышка ашырылачагына ышаныч белдереп.
Проект бәясе 264 миллион сумлык юл 2024 ел ахырында файдалануга тапшырылырга тиеш иде. Төзүчеләр сүзләрендә тордылар.
Юл хәрәкәтенә рөхсәт биреп, трассадан беренче автомашиналар узганнан соң авылда бәйрәм чаралары дәвам итте. Район мәдәният сарае, җирле үзешсән сәнгать осталары чыгышы тантанага ямь өстәде.