Ярты ел элек туган авылында якын кешеләре янында кыска вакытлы ялда булырга өлгергән иде “Тунгус”. Аңа 30 яшь. Чакыру буенча хәрби хезмәтне танк гаскәрләрендә үтә ул.
—Кадерле кешем, әлеге вакытта 78 яшьлек зур әтием дә шундый ук гаскәрләрдә хезмәт иткән. Мин аның дәвамы. Ә СВОга юллануым... Анда ниләр кылганнарын экраннардан күреп арыдым. Бер гаепсез сабыйларны, картларны кансызларча юк итүләргә битараф кала алмадым... — дип аңлата кыю адымын “Тунгус”.
Әйткәнемчә, әле яраланып кайтып авылда ул. Сигезенче октябрь көнне каты алышлар барганда сул кулына ярчык эләгеп яралана.
—Яралы хәлдә якташымны, Илеш районыннан позывное “Артист” булган хезмәттәшемне ут эченнән алып чыктым. Минем урында башка кеше булса да шулай эшләр иде. “Артист” исән-сау. Әлеге көндә миңа бик рәхмәтле, — ди.
Шул батырлыгы өчен бүләкләүгә тәкъдим иткәннәр райондашыбызны.
Ә үзенә артабан госпитальләрдә дәваланырга туры килә. Бер ай Казан шәһәрендә дәвалана. Операцияләр үткәрә.
—Кулымнан сигез ярчык алдылар. Яраларым төзәлү белән хезмәттәшләрем янына юлланам дип торам, — ди.
Авылда үзенең йорты булса да, зур әтисе йортына кайтырга мәҗбүр булган “Тунгус”.
—Йортын газ ягулыгына ялгата алмый азапланабыз. Җылы булса, үз өенә кайтыр иде дә бит... — диде егетнең зур әнисе.
Сүзгә яугирнең ир туганнары да кушылды:
—Безнең авылдан берничә ир-егет СВОда катнаша. Юлларыбыз язын-көзен йөри алмаслык хәлгә килә. Шуны йөрерлек хәлгә китерерлек итеп эшләп булмас иде микән?
Зур әтисенең дә әйтер сүзе бар иде:
—Оныгымны яраланып кайтканда авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Расих Гафурҗанов машинасын Балтачка җибәреп алып кайтты. Рәхмәт. Мал-туар карап яшәгәч, былтыр фураж дә тәэмин иттеләр. Бәлки, быел да булыр әле. Мунчага ягарга утын запасы да кимеп килә. Анысы белән дә ярдәм итә алмаслар микән?
Бу сораулар белән тиешле хезмәтләр белән бәйләнешкә чыктык. Түбәндәге җавапларны алдык.
Газ хезмәте начальнигы Нияз Сәрвәртдинов бу гаиләнең проблемасыннан хәбәрдар. Сигнализатор паспортын китерсәләр, Бөре шәһәреннән наряд килү белән өйне газ яугылыгына ялгыйбыз, диде.
Ялангач авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Расих Гафурҗанов белдерүенчә, иген фуражы белән СВОда катнашучыларның ата-аналары яки аларнвң гаилә әгъзалары тәэмин ителә. “Восток” җәмгыяте быел “Тунгус”ның әтисенә центнер ярым иген бүлгән.
Ә юлларга килгәндә, районда әлегә кадәр күп юнәлешләрдә сыйфатлы юллар эшләнеп килде.
—Республиканың Юл хуҗалыгы идарәлеге карамагындагы Бигелде— Мишкә — Ялангач юнәлешендәге юлларны төзекләндерү, ремонтлауга да чират җитәр дип өметләнәбез. Ә авыл биләмәсе карамагындагы авыллар эчендәге урам юлларын төзек, йөрерлек хәлдә тотарга тырышабыз, — диде Расих Кадим улы.
Контракт төзергә теләгән ир-егетләр яшәү урыны буенча авыл биләмәләре хакимиятләренә, шулай ук район хәрби комиссариаты бүлекчәсенә 8(347) 53 2 13 34 телефон номеры буенча Ленар Гәрәевка мөрәҗәгать итә алалар.
Газим Талипов фотосы