Ильниза Мусина да 5 ел элек әнисе озатуында балалар сәнгать мәктәбенә килә. Ул да думбра классында шөгыльләнә башлый.
—Ильнизаны беренче тапкыр тыңлап карау белән, аны музыкаль яктан сәләтен күреп калдым. Кызга халык кораллары бүлегенең думбра классында шөгыльләнергә киңәш бирдем. Вакыт үтү белән дөрес эшләгәнемне аңладым. Ильниза Мусина шушы коралны үз итте. Утыз өч ел эшләү дәверемдә төрле холыктагы балалар белән эшләргә туры килде. Ильниза тәрбияле, итагатьле бала. Аз сүзле. Тыңлаучан, сабыр, аның белән дәрес ахырына җиткәне сизелми дә кала. Мавыктыргыч үтә. Җаваплылык хисе көчле, өй эшләрен һәрвакытта әзерләп килә, — ди укытучысы Рәзидә Әхмәтова.
Ильниза нота грамотасын тиз үзләштергән. Шунлыктан катлаулы әсәрләрне дә , халык көйләренә тезмәләрне, рус композиторларының әсәрләренең нечкәлекләренә кадәр аңлап башкара. Концертларда теләп катнаша. Аеруча „Җиде кыз” биюе көен тамашачылар ихлас кабул итә.
Бихисап конкурслар лауреаты ул. Республика, төбәкара, халыкара бәйгеләрдә катнашып, югары нәтиҗәләргә ирешә.
Ильниза гаиләдә өлкән бала. Ул апа кеше, энесен тәрбияләргә ярдәмләшә. Конкурсларга, бәйгеләргә барганда аны энесе озата килә, чөнки ул аның яраткан апасы. Быел Ильнизаның чыгарылыш елы, аңа уңышлар юлдаш булсын!