Мишәр халкы баланны тәлгәшеннән аеру, тирүне мәлдерәтү дип атый.
Фольклор коллективы әгъзалары малан (балан) турында белемнәре белән уртаклаштылар, бу искиткеч куак турында кызыклы фактлар китерделәр, өй шартларында маланны ничек кулланырга кирәклеге турында дәвалау рецептлары белән уртаклаштылар, мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Шулай ук монда авыл хатын-кызларының маланны электән ничек эшкәртүләрен һәм саклауларын ачык итеп күрсәттеләр. Үзләре иҗат иткән такмакларны эчкерсез башкардылар.
Халык уеннары уйнадык. Яраткан көйләргә чын күңелдән биюләр башкардык. Авылдагы олы, урта буын хатын-кызларга балалар, үсмерләрнең дә кушылуы аеруча күңелләрне күтәрде. Барлык катнашучылар да яхшы кәефтә таралыштылар.
Лилия Фәүзетдинова, мәдәни чараларны оештыручы