Барлык яңалыклар
Новости
2 ноябрь 2023, 09:06

Балтачтан МХОдагы райондашларга гуманитар ярдәм юлланды

Балтачтан МХОдагы райондашларга гуманитар ярдәм юлланды

Балтачтан МХОдагы райондашларга гуманитар ярдәм юлланды
Балтачтан МХОдагы райондашларга гуманитар ярдәм юлланды

Штәнде. 2 ноябрь - "Балтач таннары". Балтачтан МХОдагы райондашларга гуманитар ярдәм юлланды.

Бу юлы Штәнде авылында яшәүче шәхси эшкуар Рамил Хаков үзенең МАЗ автомашинасында ерак сәфәргә юл алды.

1977 елда туган, армия хезмәтен үткән, чит җирләрдә дә эшләп кайтып туган авылында төпләнгән кеше ул, Рамил Хаков. Ун елдан артык инде үз эшен ачып, шәхси эшкуар сыйфатында агач эшкәртү белән мәшгуль. Авылда пилорамасы бар.

—Сигез кешене даими эш урыны белән тәэмин итә. Авыл биләмәсе күләмендәге бер генә чарадан да читтә калмый. Спонсор буларак ярдәм кулы суза. Транспорт ярдәме кирәк булганда, бер авырлыксыз хезмәт күрсәтә. Хәйрия чараларының да уртасында ул. Аның эшчеләре җитештергән өй комплектлары, такта, шулай ук бәдрәф корпуслары, өстәлләр, умарталар үз сатып алучысын табып тора, — ди Штәнде авыл биләмәсе башлыгы Рәшит Вәлиев.

Рәшит Хәтәм улы белдерүенчә, авыл биләмәсе авылларыннан әлеге вакытта сигез ир-егет МХОда хәрби бурычын үти. Кызганычка каршы, бу канлы бәрелеш ике ир-егетне корбаны итте. Авылдашлары аларның батырлыгын онытмый. Гаиләләренә һәр төрле ярдәм күрсәтеп яши.

-Мин туган якларымны күрергә барам. Русиядә яшәүче, Украинада туган татар малае мин.  Яшьтәшләрем, МХОдагы якташларым белән элемтәдә торабыз.  Андагы хәлләр миңа яхшы таныш.  Авыр хәлдәге төбәктә төзелеш материаллары һәм башка кирәк яракларга ихтыяҗ зур. Шуңа  гуминитар йөк илтеп тапшырырга карар иттем,- ди Рамил изге адым ясарга мәҗбүр иткән  сәбәп  турында белдереп.

Рамил Хаков  Донецк өлкәсе Горловка  шәһәрендә дөньяга килгән. 1982 елда  әти-әнисе белән Штәндегә күченеп кайткан.  Русиягә кушылган яңа төбәкләрдә  тынычлык тизрәк урнашсын һәм бары да тергезелсен, дигән теләктә ул.  Өч көн дәвамында юлда булырга туры киләчәк үзенә.

Гуманитар йөкне озату тантанасында “Бердәм Русия” партиясе җирле оешмасы активистлары, район хакимияте аппараты, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре катнашты.

-Рамил илебезнең һәм районыбызның чын патриоты.  Гуманитар йөк белән зур юлга чыгарга карар иткәне, җиңүгә һәм хәрби бәрелешләрдән калган җимерекләрне тергезергә булышлык итәргә, МХОдагы райондашларыбызга кирәк-яраклар  илтеп бирергә теләк белдергәне өчен аңа район халкы исеменнән рәхмәт белдерәбез. Ул алып барган төзелеш материаллары һәм башкалар барысы да тиешле кулану тапсын. Хщерле юл сиңа, Рамил,- диде район Хакимияте башлыгының  социаль мәсәләләр буенча урынбасары Инзилә Гасимьянова, гуманитар йөкне озату тантанасында яс аган чыгышында, Рамил Хаковка хәерле юл теләп.  

Гуманитар ярдәм белән такта, авылларда яшәүче хатын-кызлар кискән токмач, башка кирәк-яраклар, районнан адреслы посылкалар алып юлга кузгалды шәхси эшкуар.

(Альберт Шәйхлисламов видеолары)

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: